Новости РДК

Татар егете - 2023

18 февраль көнне Югары Арбаш мәдәният йортында "Татар егете- 2023" бәйгесенең икенче сайлап алу туры узды! Березняк, Зур Кукмара, Кәркәүч җирлекләреннән килгән асыл егетләр узара көч сынашты! Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр күрсәтү, татар әкиятен сәхнәләштерү һәм сорау-җавап этапларыннан торды!

24 февраль көнне район мәдәният йортында узачак "Татар егете-2023" бәйгесенең финалына Зур Кукмара җирлегенә кергән Янсыбы авылыннан Фахрисламов Ильяс узды! Аңа уңышлар телибез! Бәйгебезнең төп иганәчесе Хурамшин Фәнил Наил улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, гаилә бәхете, сәламәтлек, мул, бәрәкәтле тормыш, яңа уңышлар теләп калабыз!
2023-02-19 11:36